1 апрельдән ел саен үткәрелә торган «Экояз» республика конкурсы старт ала. Быел конкурс яңа форматта узачак, катнашучыларга 8 атналык экологик квест үтәргә туры киләчәк. Һәр атна билгеле бер темага багышлана. Конкурста катнашучыларга атналык биремнәрне үтәргә, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге үз битләрендә постлар урнаштырырга һәм безгә почтага хисап җибәрергә кирәк Eco.pros@tatar.ru.
1 атна «Кошларга булыш»– без канатлы дусларыбыз өчен оялар һәм җимлекләр ясарга тәкъдим итәбез;
2 атна «Без аерып җыю өчен» - әйберләрне икенчел куллануга игътибарыбызны юнәлтәчәкбез;
3 атна «Синең гамәлләрең» территорияләрне җыештыру буенча чаралар үткәрүгә юнәлдерелгән;
4 атна «Үзгәрү» чишмәләрне һәм аларга якын территорияләрне төзекләндерүгә багышланачак;
5 атна «Тынычлык, хезмәт, май». Кыштан соң үз территориябезне тәртипкә китерәчәкбез;
6 атна «Җиргә бакча бүләк ит» – Татарстанга яңа бакчаны бергә бүләк итәбез-агачлар, куаклар һәм башка яшеллекләр утыртабыз;
7 атна «Хайваннар турында кайгырту» нәни дусларыбызга багышлана. Приютларга, йортсыз хайваннарга һ. б. ярдәм итәргә мөмкин.
8 атнада «Чиста су» катнашучыларны яр буе территорияләрен җыештырырга чакыра.
Атна тематикасына туры килгән һәр чара өчен 2 балл, теләсә нинди башка экологик чараларга 1 балл биреләчәк. Чаралар саны чикләнмәгән.
Конкурста теләгән һәркем катнаша ала.
«Экоярдәмче» номинациясендә индивидуаль рәвештә 2 яшь категориясендә катнашалар: 18 яшькә кадәр һәм 18 яшьтән өлкәнрәк.
Иҗтимагый оешмалар, мәктәп отрядлары, урманчылыклар һ. б. өчен «Экоберләшмә» номинациясе бар.
«Экогаилә» номинациясендә бөтен гаилә катнашырга мөмкин.
Балалар бакчалары һәм мәктәпләр өчен «Экокоманда».
Җиңүчеләр 2024 елның июнендә дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнәчәк.
Барлык актуаль мәгълүмат рәсми сайтта сылтама буенча урнаштырылачак: https://eco.tatarstan.ru/2024.htm