КФУда Экология министрлыгы инспекторлары КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтында укучы 4 нче курс студентлары белән очрашты.
Очрашуда дәүләт экологик күзәтчелек инспекциясе идарәсе башлыгы Адель Алимов, Үзәк территориаль идарә башлыгы Константин Тихонравов һәм экологик нормалаштыру бүлеге башлыгы Сергей Богатырев чыгыш ясады.
Студентларга экологик һәм геологик күзәтчелекнең нәрсә икәнлеген һәм ведомствоның төп вәкаләтләре турында сөйләделәр.
Очрашу ахырында ведомство хезмәткәрләре студентларның барлык сорауларына җавап бирделәр һәм аларны Министрлыкка практикага чакырдылар.