1 февральдән 31 мартка кадәр «Яшел Евразия» икенче халыкара климат конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Бу Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) территориясендә климат өлкәсендә елның төп вакыйгасы.
Конкурсның максаты климатик миграция һәм адаптация буенча нәтиҗәле практикалар, шулай ук дәүләтләрнең тотрыклы үсешенә юнәлдерелгән башка климат практикаларын эзләү.
Конкурста коммерция оешмалары, дәүләт учреждениеләре, хакимият органнары, җирле үзидарә органнары, коммерцияле булмаган оешмалар һәм берләшмәләр, ЕАЭС әгъза-дәүләтләренең һәм өченче илләрнең физик затлары катнаша ала.
Конкурста катнашу бушлай. Һәр оешма төрле номинацияләр буенча биштән артык проект тапшыра алмый.
Экспертлар төркеме һәм конкурс президиумы эше нәтиҗәләре буенча һәр номинациядә җиңүче (1 урын) һәм финалистлар (2 һәм 3 урын) билгеләнәчәк.
Гаризаны 2024 елның 30 мартына кадәр тутырып, тулы мәгълүматны конкурс сайтында алырга мөмкин (https://greeneurasia.asi.ru/).