Бүген безнең рубрика герое - Лилия Сәлмән кызы Казакова. Менә инде 10 елга якын ул Экология министрлыгының Идел аръягы территориаль идарәсендә эшли. Ачык күңелле һәм игелекле кеше, искиткеч инспекторыбыз Татарстанның төп байлыкларының берсе булган җир асты байлыкларының саклануын күзәтә. Законсыз карьералар, шәһәр халкының зарланулары һәм территорияләргә рейдлар – болар барысы да аның җилкәсендә. Эше җиңел булмаса да, Лилия Сәлмән кызының кәефсез чагын күз алдына китерүе авыр. Хезмәттәшләре аны бик уңай кеше дип бәяли, ул искиткеч юмор хисенә, сөйкемле елмаюга һәм югары интеллектка ия.
Буш вакытларында Лилия күп укый, сәяхәт итәргә һәм табигатьне ярата. Табигатькә һәм тирә-юньгә мәхәббәт аны эколог һөнәренә алып килә. Ләкин төп роль, барлык хатын-кызлар өчен дә, әлбәттә, әни роле. Лилиянең искиткеч улы һәм кызы бар. «Зирәклек – бу һәр тәҗрибәнең безгә дәрес бирүен аңлау һәм безнең чын көчебез – алар аша өйрәнү һәм үсү сәләтебез», - ди героебыз һәм аның белән ризалашмый мөмкин түгел. 19 мартта безнең Лилия Салман кызының юбилее! Министырлык коллективы Сезне котлый! Бәхетле булыгыз, яратылып яшәгез һәм күңелегездә һәрчак яз чәчәк атсын!