«ESG-проектларны оештыру һәм идарә итү» компетенциясе буенча «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабына йомгак ясалды

2024 елның 7 марты, пәнҗешәмбе

2024 елның 4 мартыннан 7 мартына кадәр «В. П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледжы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе базасында «ЭОГ-проектларны (ESG-проектларны) оештыру һәм идарә итү» компетенциясе буенча 2024 елда Татарстан Республикасы «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатының төбәк этабы узды. Мәйданчыкта Татарстан Республикасының төрле муниципаль берәмлекләреннән биш команда көч сынашты:

1) «Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе;

2) «Казан технология һәм дизайн колледжы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе;

3) «Зеленодольск суднолар төзү колледжы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе;

4) «Казан милли тикшеренү технология университеты» югары белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесенең Казан технология колледжы;

5) «В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледжы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе.

Чемпионатны ачу тантанасында ТР Экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Ольга Манидичева катнашты. «Бүген экология темасы бик актуаль һәм популяр һәм сез-«Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатта катнашучылар   моны раслыйсыз. Үз чиратыбызда без яшь профессионал-экологларны әзерләүдә һәрьяклап ярдәм күрсәтергә һәм яшьләрне һөнәри уңышларга ирешергә дәртләндерергә әзер. Сезгә барлык сынауларны уңышлы үтеп, Татарстан Республикасын федераль дәрәҗәдә лаеклы тәкъдим итүегезне телим!»

Чемпионат нәтиҗәләре буенча:

1 урын  – «В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледжы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе

2 урын – «Н.В.Лемаев исемендәге нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе 

3  урын - «Зеленодольск суднолар төзү колледжы» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе 

Чемпионат җиңүчеләре Санкт-Петербургта республика намусын яклаячак.

Исегезгә төшерәбез, узган ел В. П. Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледжы командасы 2023 елның 18-21 сентябрендә Бөек Новгород шәһәрендә узган «ЭОГ-проектларны оештыру һәм идарә итү» компетенциясе буенча «Югары технологияләр» чемпионатында 2 урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International