«Жилсервис-Азнакай» ИК адресына тагын бер кисәтү бирелде

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Азнакай шәһәре территориясен тикшерү барышында Ык буе территориаль идарәсе экологлары тарафыннан рөхсәтсез кар салу ачыкланган.

Кар чүплеге Юбилей урамындагы 6 нчы йортның уен мәйданчыгы янындагы территориядә урнаштырылган.

Чүплекнең гомуми мәйданы 300 кв. м, законсыз чүплекнең күләме 220 куб. м тәшкил итте.

Җир  кишәрлеге Азнакай районы Башкарма комитеты милкендә. «Жилсервис-Азнакай» идарәче компаниясенә кисәтү кабат җибәрелгән.

Исегезгә төшерәбез, бер ай элек шул ук Идарәче компаниягә табигатьне саклау законнарын бозуга юл куймау турында шундый ук кисәтү бирелгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International