Экология министрлыгында коррупциягә каршы көрәш буенча семинар узды

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

ТР  Экология һәм табигать  ресурслары министрлыгында керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү, дәүләт граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликтын җайга салу мәсьәләләре буенча семинар узды.

Чарада ТР экология министры урынбасары Илнур Гобәйдуллин, ТР Раис идарәсенең коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча Коррупциягә каршы тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Руслан Мугинов катнашты.

Экология министры урынбасары Илнур Гобәйдуллин барлык тыңлаучыларны сәламләде һәм коррупциягә каршы көрәшнең нәтиҗәлелеге хакимиятнең, хокук саклау органнарының һәм республика халкының актив хезмәттәшлегеннән башка мөмкин түгел, дип билгеләп үтте.

Чакырылган эксперт мөһим һәм актуаль мәсьәләләрне карады:

- керемнәр, чыгымнар, мөлкәт һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләр турында мәгълүмат бирү;

-шәхси кызыксыну һәм дәүләт гражданлык хезмәтендә мәнфәгатьләр конфликты.

Шулай ук семинарда видеоконференция режимында Министрлыкның барлык территориаль идарәләре хезмәткәрләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International