Татарстанның табигатьне саклау районара прокуратурасы соравы буенча экологлар район территориясендә санкцияләнмәгән кар чүплекләрен урнаштыруны карадылар. Рейд барышында балалар уен мәйданчыкларына, яшел зоналарга, су объектлары ярларына зур игътибар бирелде. Берлектәге рейд барышында хокук бозулар ачыкланмаган. Исегезгә төшерәбез, Арча районында кышкы чорда кар вакытлыча саклана торган урынга чыгарыла. Әмма инспекторлар билгеләп үткәнчә, кар мәйданчыкта җир валы һәм су үткәрми торган япмасыз җыела.