Мәктәп белеменнән - фәнни эзләнүгә!

2024 елның 6 марты, чәршәмбе

Татарстанның 10 районы һәм шәһәреннән килгән укучылар «Мәктәп белеменнән- фәнни эзләнүгә» дигән XV юбилей фәнни-гамәли конференциядә катнаштылар. Алабуга, Чирмешән, Әлмәт, Кукмара, Чистай һәм башка районнардан, шулай ук Чаллы шәһәреннән яшь тикшерүчеләр биология, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге фәнни-тикшеренү эшләренең нәтиҗәләрен тәкъдим иттеләр. Конференция эшендә традицион рәвештә Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары һәм «Түбән Кама» милли паркы хезмәткәрләре актив катнашты.

Конференция кысаларында «Кеше экологиясе», «Үсемлекләр һәм хайваннар экологиясе», «Территорияләрне экологик тикшерү» кебек юнәлешләр буенча тематик секцияләр узды. Әлеге экологик чараның төп максаты-мәктәп укучыларында экологик әхлак һәм мәдәният формалаштыру.

Барлык балалар да үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен лаеклы якладылар. Жюри әгъзалары аларның югары дәрәҗәдәге эшләрен һәм темаларның төрлелеген билгеләп үттеләр. Экология министрлыгы инспекторлары  ассызыклаганча, фәнни-гамәли конференцияләрдә катнашып, укучылар тикшеренү эшләре күнекмәләренә, актив табигатьне саклау эшчәнлеге тәҗрибәсенә ия булалар, экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә нигезле нәтиҗәләр ясарга өйрәнәләр, туган якның тарихын һәм табигатен беләләр.

Конференция нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар лаеклы бүләкләр алдылар, ә экология министрлыгы инспекторлары балаларны «Тикшеренү тирәнлеге өчен», «Эшкә иҗади якын килү өчен» һәм «Тикшеренүнең актуальлеге өчен» номинацияләрендә дипломнар белән билгеләп үттеләр.

Исегезгә төшерәбез, конференцияне Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном белем бирү учреждениесе ярдәме белән Балалар экология-биология үзәге оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International