Мамадыш районы территориясендә инспекторлар 10 мең кв. метр мәйданлы кар чүплеген ачыклаган

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Мамадыш районы территориясен күчмә тикшерү барышында Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан И.Мөбарәкҗанов урамы янында юлларны кышкы җыештырудан калган карны  рөхсәтсез урнаштыру ачыкланды.

Чүплекнең мәйданы 9700 кв. м, законсыз чүплекнең күләме 6250 куб. м тәшкил итә.

Әлеге җир кишәрлеге  Татарстанның Мамадыш районы Башкарма комитеты милкендә.

Башкарма комитетка экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне бозуны тыю турында кисәтү игълан ителде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International