Табигатьнең яшь саклаучылары саны артты!

2024 елның 5 марты, сишәмбе

Казанның 58 нче балалар бакчасында «Экология станциясе» дигән экологик чара узды. Эко-сәяхәттә балаларны Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре озатып йөрде. Дәрес барышында балалар табигатькә сакчыл караш нигезләре, урманда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре һәм чүп-чарны сортлау турында белделәр. Балалар экологик гадәтләре белән уртаклашу мөмкинлеген кулдан .кындырмады. Алар макулатураны, батарейкаларны җыеп, бакча янында агачлар утыртуларын сөйләделәр.

«Балалар, онытмагыз, хәтта иң кечкенә адымнар да зур үзгәрешләргә китерергә мөмкин. Сезнең «яшел» гамәлләрегез – планетабызның чәчәк атуына зур өлеш кертү», - дип тәмамлады дәресне Нәргизә Галимова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International