Ел саен Экология министрлыгы хезмәткәрләре Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре ярышларында бик актив катнашалар. Спартакиада 9 спорт төре буенча уздырыла һәм узган ел анда республиканың 25 министрлыгы һәм ведомствосы командалары катнашты. Экология министрлыгы командасы ярышларның 8 төрендә катнашты һәм ел йомгаклары буенча иң яхшы 10 команда арасына керде. Спортның төрле төрләре буенча ярышларда Министрлык намусын 23 хезмәткәр яклый- бу 17 ир-ат һәм 6 хатын-кыз. Күп кенә хезмәттәшләребез спартакиадада беренче ел гына катнашмый һәм соңгы ике елда спортның күп төрләре буенча нәтиҗәләр яхшыртылды.
Министрлык командасының Спартакиада кысаларындагы чыгышын 2022 ел нәтиҗәләре белән чагыштырып, уңай динамика күзәтелә: гомумкоманда зачетында команда 13 нче урыннан 10 нчы урынга күтәрелде.
Быел да безнең хезмәткәрләр ярышларның барлык этапларында актив катнашалар. Март ахырында алар шахмат тактасы артында үз көчләрен сынап караячаклар. Ел саен үткәрелә торган Спартакиаданың төп максаты - коллективларда сәламәт яшәү рәвеше традицияләрен формалаштыру.
Исегезгә төшерәбез, Федераль Җыенга Юлламасында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин 2025 елдан бирле даими рәвештә диспансерлаштыру узучы һәм ГТО нормативларын уңышлы тапшыручы һәркемгә салым ташламалары бирергә тәкъдим итте. Президент халыкны спорт белән шөгыльләнергә һәм үз сәламәтлегенә җаваплы карарга этәрә.