Александр Шадриков Нурлат районы халкы белән очрашты

2024 елның 1 марты, җомга

ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков Нурлат шәһәре һәм Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев белән берлектә «Чиста су» федераль проекты кысаларында төзелгән фильтрлау станциясе блогында булды.

Шулай ук экология министры «Татнефтепром-Зюзеевнефть» ААҖ хезмәт коллективы җыелышында катнашты.

Александр Шадриков билгеләп үткәнчә, республикада әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә зур игътибар бирелә, ә барлык проектлар һәм программалар төбәк халкында мөһим ярдәм таба.

«Россия Президенты Владимир Путин үзенең мөрәҗәгатендә яңа алты елга юнәлеш билгеләде. Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, Федераль Җыенга яңа юллама - бу алдагы алты елга бурычлар кую. Сәламәт экология киләчәккә өстенлекле проект һәм бурыч булды һәм шулай булып кала да», – дип билгеләде Александр Валерьевич.

Эш визиты барышында министр шулай ук Г.С.Хөсәенов исемендәге һәм «Ледок»спорт мәктәпләренең хезмәт коллективлары белән очрашты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International