Идеяләр бармы? Фестивальдә көтәбез!

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Бу ял көннәрендә Татарстан Милли китапханәсендә мәдәни-тарихи һәм табигый мирас өлкәсендә идеяләр, проектлар һәм социаль инициативалар фестиваль-ярминкәсе узачак.

Фестивальнең барлык кунакларын лекцияләрдә, мастер-классларда, проектлар презентацияләрендә, түгәрәк өстәлләрдә, күргәзмәләрдә һәм экологик квизларда көтәләр.

Бүген тыңлаучылар өчен гариза бирүнең соңгы көне! Гаризаны анкета тутырып, сылтама буенча бирергә мөмкин.

Катнашу регламенты турында тулырак мәгълүмат Telegram каналында бар.

Кунакларны 10:00 сәгатьтә Пушкин урамы, 86 адресы буенча көтәчәкләр. Чаралар программасы 17: 00 сәгатькә кадәр планлаштырылган.

Чара әлеге өлкәне популярлаштыру өлкәсендә эшләүче белгечләр һәм оешмалар арасында тәҗрибә һәм практикалар алмашуга, шулай ук алар арасында хезмәттәшлек һәм үзара эш итү өчен платформа булдыруга юнәлдерелгән.

Чараны оештыручылар булып «Феникс иҗади һәм гражданлык инициативаларына ярдәм итү үзәге», «Яркий» туристлык үзәге» һәм «Тимер хелперс» ихтыярыйлар үзәге» коммерцияле булмаган автоном оешмалары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International