Экология министрлыгына татарстанлылардан 2023 елда 11844 мөрәҗәгать килгән, шуларның 7 меңгә якыны – «Мәктәп экопатруле»ннән

2024 елның 28 феврале, чәршәмбе

Күзәтчелек эшчәнлеге өлкәсендә узган ел нәтиҗәләре турында экология министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирәлекне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин сөйләде.

Ул аңлатканча, ведомство хәзер мораторий шартларында эшли, ягъни планлы тикшерүләр һәм планнан тыш контроль чаралар үткәрүне тыела. «Планлы контроль бик югары куркыныч категорияле объектларда гына үткәрелергә мөмкин. Төбәк министрлыгы карамагында мондый объектлар юк-алар барысы да Федераль күзәтү астында», – дип сөйләде Илнур Гобәйдуллин.

2023 елда хокук бозуларны кисәтүгә һәм табигатьтән файдаланучыларга һәрьяклап мәгълүмат бирүгә басым ясалды. Профилактик визитлар үткәрү графигы эшләнде һәм расланды, 429 консультация үткәрелде.

Әмма мораторий күзәтчелек эшчәнлеген гамәлдән чыгармый, дип билгеләп үтте министрның беренче урынбасары, узган елда Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге дәүләт инспекторлары тарафыннан табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында 3 428 кисәтү игълан ителде.

Хокук бозучыларга карата 348 таләп куелган: шуларның 211е – ачыкланган хокук бозуларны бетерүгә мәҗбүр итү максатыннан һәм 137е – 302,3 млн сумлык зыянны каплау максатыннан. Күпчелек хокук бозулар традицион рәвештә калдыклар белән эш итүдә ачыклана. Иң популярлары – территорияне чүпләү, калдыклар белән эш иткәндә экологик һәм санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәмәү, регоператорлар белән килешүләр төземәү. 2,053 млн сумга 150 административ штраф салынган, 218,4 млн сумлык 183 кисәтү һәм әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыянны түләтү турында 106 таләп чыгарылган. «Самосырово районында чүплек ачыкланды. 2,7 мең кв. метрдан артык мәйданны биләп алган зыян 14 миллион сумнан артык дип билгеләнгән. Хәзер чүплек бетерелгән», – дип мисаллар китерде Илнур Гобәйдуллин. Кагыйдә буларак, хокук бозучыны билгеләү мондый эшләрдә иң проблемалы урын булып тора, чөнки теге яки бу кешенең (юридик яки физик) пычрануга катнашын исбатлау җиңел түгел. «Хезмәттәшләр эшне ахырына җиткерерләр һәм моны кем эшләгәнен табарлар дип өметләнәм», – дип йомгаклады спикер.

Профилактик характердагы эштән, планлы эштән тыш, әлбәттә, гражданнарның мөрәҗәгатьләре белән эшләү өстенлекле һәм мөһим юнәлеш булып кала, дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы. 2023 елда гына да ведомствога төрле элемтә каналлары аша 11 844 мөрәҗәгать килгән, шуларның 6297се – «Мәктәп эко патруле» системасыннан

Хәбәрләр урнаштыру өчен тагын бер популяр мәйданчык – ТР «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы. Әлеге кире элемтә каналы ярдәмендә 2023 елда «Экология» юнәлеше буенча 1 714 белдерү басылып чыкты. Шуларның иң күбе гражданнарның түбәндәге категорияләрдәге мөрәҗәгатьләре:

- «Чүплекләр» - 766 хәбәр,

- «Һава» - 658 хәбәр,

- «Су» - 183 хәбәр.

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International