Әлмәт районы мәктәбендә экологик викторина үткәрделәр

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Урман-Кәләй мәктәбендә 6-7 сыйныф укучылары өчен «Табигатьне саклау - Ватанны саклау дигән сүз» исеме астында викторина үтте. «Яратырга, коткарырга, сакларга!» девизы астында узган чараны «Урман чишмәсе» мәктәп урманчылыгы җитәкчесе, география укытучысы Марина Грачева үткәрде.

Табигать турында белемнәрен мәктәп урманчылыгы  укучылары һәм яшь армиячеләр күрсәтте. Конкурс сынауларында алар экологик проектларны якладылар, табигать турында табышмакларны чиштеләр, Туган Татарстан флорасы һәм фаунасы үзенчәлекләре турында белемнәре белән уртаклаштылар.

Жюри составында экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары һәм Кәләй урманчылыгы вәкилләре дә бар иде. Викторинада катнашучыларның барысы да биремнәрне уңышлы үтәделәр һәм туган якны яхшы белүләрен  күрсәттеләр. Дуслык һәм табигатькә мәхәббәт җиңде.

Экология министрлыгы укучыларга Татарстанда табигатьне саклау тарихы турында «Биология души» дигән китаплар бүләк итте. Балалар, үз чиратында, жюри әгъзаларына табигый материаллардан ясалган эшләнмәләрен истәлеккә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International