Алексеевск районында 1500 кв. м мәйданлы зур кар чүплеге ачыкланган

2024 елның 26 феврале, дүшәмбе

Алексеевск районы мониторингы барышында Экология министрлыгының Идел-Кама территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Алексеевск бистәсендә урамнарны кышкы җыештырудан калган карны рөхсәтсез  урнаштыру  ачыкланган. Бу җир участогы вакытлыча кар җыю өчен билгеләнмәгән.

Чүплекнең мәйданы 1500 кв. м, рөхсәтсез чүплекнең күләме 800 куб. м.

Башкарма комитетка табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм 60 көн эчендә бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү игълан ителде.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International