Ватанны саклаучылар көне алдыннан Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре махсус хәрби операция зонасы сугышчылары өчен чираттагы гуманитар йөк җибәрделәр

2024 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

Бу юлы, махсус хәрби операциядә катнашучылар үтенече буенча, 950 комплект коры душ җыелган һәм тапшырылган. Су белән юыну мөмкинлеге булмаганда ул сугышчылар өчен кыр шартларында алыштыргысыз. Коры душ-күбекле губка һәм сөлге. Губканы махсус чара белән каплыйлар, ул су белән элемтәгә кергәндә (50 мл җитә) күбек барлыкка китерә.
Берничә көн Экология министрлыгы хезмәткәрләре коры душ өчен комплектлар комплектлаганнар, махсус чара белән сугарылган каты салфеткалар әзерләгәннәр һәм сөлгеләр кискәннәр, чөнки  сугышчы бу комплектны үзе белән берничә данә ала алсын өчен комплект бик компактлы һәм җиңел булырга тиеш. Министрлыкның хатын-кызлар коллективы Ватанны саклаучылар көненә махсус открыткалар әзерләде: «Егетләр, без сезнең белән!».

Исегезгә төшерәбез, бу инде Экология министрлыгыннан 4 нче гуманитар йөк җибәрү. Безнең ведомство хезмәткәрләре хәрби махсус операциядә катнашучылар белән даими элемтәдә торалар. Моңа кадәр медикаментлар, маскировка челтәрләре, газ плитәләре, беренче кирәкле әйберләр җибәрелгән иде инде.

«Без хәзер Ватаныбыз өчен көрәшүче барлык егетләребезгә рәхмәт белдерәбез. Алар барысы да Геройлар! Аларның өйгә кайтуларын бик көтәбез һәм бары тик җиңүгә генә ышанабыз!»- диләр ТР Экология министрлыгы хезмәткәрләре.

Бүген иртән үк гуманитар йөк машинасы Донецк өлкәсенә китте. Иртәгә без сугышчыларыбыздан кире элемтә көтәбез. Махсус операциядә катнашучыларга һәркем ярдәм итә ала.  Ир-егетләребез өчен безнең  ышанычыбыз һәм ярдәмебез бик мөһим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International