Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Тәтеш һәм Апас районнарында кече һәм урта бизнес вәкилләре, җирлек башлыклары белән очрашулар узды. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Идел Аръягы территориаль идарәсе башлыгы Марат Фәтрахманов 2023 елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм 2024 елга планны билгеләде.
Нәтиҗәләр турында кыскача:
Буа районы:
Мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 32 кисәтү бирелгән.
Гражданнардан 18 мөрәҗәгать кабул ителде.
Кама Тамагы районы:
15 тикшерү үткәрелгән. 2 чүплек ачыкланган һәм бетерелгән.
Чүпрәле районы:
32 тикшерү үткәрелгән.
Мәҗбүри таләпләрне бозуга юл куймау турында 9 кисәтү бирелгән.
Халыкның барлык сораулары һәм шикаятьләре контрольдә тотыла һәм хәл ителәчәк дип ышандырды территориаль идарә башлыгы .