Экологик премиягә гаризалар кабул итү дәвам итә

2024 елның 20 феврале, сишәмбе

«Экология – һәркем эше» IV Халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул ителә. Табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге иҗади эшләрне теләгән һәркем җибәрә ала. Гаризалар кабул итү 1 апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, «Экология – һәркем эше» – бу Росприроднадзор премиясе, ул әйләнә-тирә мохитне саклауга, табигатькә сакчыл мөнәсәбәткә һәм экологик культураны популярлаштыруга багышланган кызыклы, стандарт булмаган идеяләр, инициативалар һәм проектлар өчен бирелә. Премия ел саен үткәрелә һәм балаларны, яшьләрне һәм өлкәннәрне экологик көн тәртибенә җәлеп итә, аларның чиста планета өчен көрәштә активлыгын хуплый.

Премия конкурсында индивидуаль рәвештә дә, түбәндәге номинацияләр буенча команда белән дә катнашырга мөмкин:

Шәхси катнашу:

«Экодөнья» – әйләнә-тирә дөньяны субъектив рәвештә күрсәтү һәм экологик проблемаларны хәл итү турында видеоролик. Катнашу яше 6 яшьтән 18 яшькә кадәр;

«Экоблогер» – уңай тәҗрибә белән экологик проблемаларны чишү өчен этәргеч видео. Катнашу яше 6 яшьтән 18 яшькә кадәр;

«Экомультфильм» – табигатьне саклау темасын популярлаштыручы анимацион ролик. Катнашу яше 6 яшьтән 18 яшькә кадәр;

«Экопроект» – үз экологик проектын гамәлгә ашыру концепциясен тәкъдим итүче видео. Катнашу яше 6 яшьтән 18 яшькә кадәр;

«ESG-поколение» – гамәлдәге  предприятие экология ягыннан бәяләүгә яки экология таләпләренә туры килгән заманча  җитештерү булдыру концепциясенә багышланган видеоролик. Катнашу яше 6 яшьтән 18 яшькә кадәр;

«Экотуристлык» – экологик туристлыкны үстерү өлкәсендә үз инициативасын эшләүгә багышланган видеоролик. Катнашу яше 6 яшьтән;

«Экоагарту» – волонтерлык эшчәнлеген яки катнашучы үткәргән экологик чараларны яктырту темасына видеоролик. Катнашу яше 6 яшьтән;

«Күңел экологиясе» – катнашучының эчке дөньясы экологиясен тәкъдим итүче видео. Катнашу яше – 19 яшьтән;

«Экорәсем» – һәрбер экологик тематикага рәсем. Катнашу яше 6 яшьтән 17 яшькә кадәр;

«Экофокус» – теләсә нинди экологик тематикага фото. Катнашу яше 6 яшьтән 17 яшькә кадәр.

Команда катнашуы:

«Экогаилә» – гаиләдә экологик тәрбия темасына багышланган видеоролик. Катнашу яше – 18 яшькә кадәр;

«Экосоюз» – оешма, учреждениедә экологик чара турында конкурста катнашучылар төшергән видеоролик. Катнашу яше – 18 яшькә кадәр.

Премия җиңүчеләре дипломнар һәм истәлекле призлар белән бүләкләнә.

Тулырак Премиянең рәсми сайтында: https://экологияделокаждого.рф/.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International