Бу ел башыннан Экология министрлыгына 396 мөрәҗәгать килгән

2024 елның 19 феврале, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының иҗтимагый кабул итү бүлмәсенә  ел башыннан 396 мөрәҗәгать килде. Аларның 41е «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша, 105 «Халык контроле» системасы аша  кергән,  25е «ПОС» кире элемтә платформасында теркәлгән һәм 225 хәбәр Министрлыкның элемтә каналлары аша кабул ителгән.

Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә санкцияләнмәгән чүплекләр, шул исәптән карлы чүплекләр дә булды. Бу тема буенча 166 хәбәр килгән.

Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:

-  (843) 267-68-67 телефоны буенча;

-  eco.signal@tatar.ru  электрон почтасы аша;

- http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm интернет-кабул итү буенча;

- «Халык контроле» системасының «Экология» бүлегендә;

- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша

- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итүдә. (843) 267-68-48 телефоны буенча язылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International