Экология министры урынбасары Ольга Манидичева «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабында җиңүчеләрне котлады

2024 елның 16 феврале, җомга

В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллиятендә «Профессионаллар» һөнәри осталык буенча чемпионатның «Әйләнә-тирәне саклау» компетенциясе буенча  төбәк этабы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләү тантанасында экология министры урынбасары  Ольга Манидичева катнашты.

«Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча чемпионатның төбәк этабы 12-15 февральдә узды. Ярышларда 5 уку йорты вәкилләре катнашты: В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледжы, Казан технология һәм дизайн колледжы, Казан технология колледжы, Г.И.Усманов исемендәге Чистай авыл хуҗалыгы техникумы һәм Н.В.Лемаев исемендәге  Түбән Кама нефть химиясе һәм нефть эшкәртү колледжы.

Чемпионатның төбәк этабында Айнур Исмәгыйлев В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледж студенты җиңде. Ул Татарстан җыелма командасына керде һәм йомгаклау (төбәкара) ярышларында һәм апрельдән июньгә кадәр Мәскәүдә узачак «Профессионаллар» чемпионаты финалында республика исеменнән чыгыш ясаячак.

«2020 елдан без сезнең белән бергә «Әйләнә-тирә мохитне саклау» компетенциясе буенча катнашучыларны әзерләү буенча эш алып барабыз. Киләчәктә балалар үз тормышларын табигатьне кайгырту белән бәйләрләр дип ышанам. Һәрберебезнең тырышлыгына безнең киләчәгебезгә бәйле» - дип котлады җиңүчеләрне Ольга Манидичева һәм   чемпионатның төбәк этабын югары дәрәҗәдә оештырган өчен В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледжы коллективына рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгы В.П.Лушников исемендәге Казан нефть химиясе колледжы белән актив хезмәттәшлек итә. Колледжга «Әйләнә-тирәне саклау» компетенциясе буенча база белем бирү учреждениесе булу ышанып тапшырылган.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International