Экология министры Александр Шадриков Нурлат районына эш сәфәре кысаларында предприятие һәм оешма хезмәткәрләре белән очрашты

2024 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

Экология министры һәм Нурлат районы башлыгы Дамир Ишкинеев «Транссервис Нурлат» ҖЧҖ хезмәт коллективы белән бер еллык эш нәтиҗәләре турында фикер алыштылар.

Предприятие башкарма директоры Илдар Рәхимов сүзләренчә, хәзерге вакытта «Транссервис Нурлат»та 360 хезмәткәр исәпләнә. Ул шулай ук агымдагы елга планнарын да җиткерде. Александр Шадриков коллективка 2024 елда эшен уңышлы дәвам итәргә теләде һәм  алдынгыларны бүләкләде. Табигатьне саклау ведомствосы башлыгының тагын бер очрашуы социаль яклау учреждениеләре хезмәткәрләре белән узды. Биредә районда социаль хезмәт күрсәтү һәм эшкә урнашуның бүгенге хәле турында сөйләделәр.

«Социаль хезмәт район тормышында мөһим роль уйный, чөнки нурлатлыларның тормыш сыйфатына турыдан-туры йогынты ясый. Ул төрле социаль проблемаларны хәл итү белән шөгыльләнә: бу аз керемле гаиләләргә, ятим балаларга, өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтү. Моннан тыш, социаль хезмәт авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә дә ярдәм күрсәтә, аларга проблемаларны хәл итәргә һәм катлаулы хәлләрдән чыгу юлын табарга булыша», - дип билгеләде социаль хезмәтнең ролен Александр Шадриков.

Экология министрлыгы башлыгы хезмәт коллективларына 2023 елның экологик нәтиҗәләре һәм илдә 2018 елдан РФ Президенты кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Экология»  илкүләм проекты ярдәмендә нинди глобаль проблемалар хәл ителүе турында сөйләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International