Элегрәк Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан Александровский авыл җирлегендә рөхсәтсез автомобиль шиннарын җыю ачыкланган иде.
Баулы районы Александровка авыл җирлеге башкарма комитетына кисәтү бирелде. Бүгенге көндә чүплек бетерелгән, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.