Экологлар Түбән Кама шәһәрендә яшәүчеләрнең шикаятьләре буенча һава үрнәкләрен сайлап алдылар

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе адресына Түбән Кама шәһәрендә начар ис турында шикаятьләр килде. Һава торышын бәяләү өчен урынга Кама аръягы территориаль идарәсе экологлары күчмә экологик лаборатория белән бергә чыктылар. Пробалар автомат режимда ПЭЛда урнаштырылган махсус җиһазлар ярдәмендә сайлап алына. Үрнәкләр13 ноктадан алынган:

- Шинников тык, 36й;

-Мир пр, 24й;

-Солнечная ур, 20й;

-Ямьле ур., 2 й;

-Южная ур., 2 й;

-Төзүчеләр пр., 59 й.;

- Корабельная ур., 54 й;

-Бакый Урманче ур., 10 й.;

-Сөембикә ур., 61й;

- Табеев ур., 35 й.;

-Мир пр, 119 й.;

-Җиңүнең 30 еллыгы ур., 33а й;

- Төзүчеләр пр., 116а й;

Анализ нәтиҗәләре буенча үрнәкләрдә пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән чик концентрациясеннән артып китүе ачыкланмаган.

         Моннан тыш, 5 февральдән 12 февральгә кадәр Түбән Кама шәһәрендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту автомат станцияләре тарафыннан атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китүе теркәлмәгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International