Мәхәббәт көнендә табигатьне һәм кече дусларыбызны ярату турында

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

Төньяк территориаль идарә инспекторлары шефлык мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында берничә экодәрес үткәрделәр. Түбән Көек мәктәбендә һәм балалар бакчасында экоквестлар һәм викториналар узды, анда балаларга туган як табигате, Татарстан флорасы һәм фаунасы үзенчәлекләре турында сөйләделәр, ә кечкенәләр өчен уеннар, җырлар һәм шигырьләр ярдәмендә тере табигать дөньясына чын сәяхәт оештырдылар. Танып белү уены Арчаның 2нче балалар бакчасында да узды. Балалар монда викторинада катнаштылар, табышмаклар, ребуслар чиштеләр, кошлар һәм хайваннар турында шигырьләр сөйләделәр. «Мондый дәресләр балаларны табигать турында мөмкин кадәр күбрәк белергә дәртләндерә, чөнки безнең тирәдәге дөнья күптөрле һәм кызыклы. Без, экологлар буларак, балаларга туган якка мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз, аларны тынычлык белән гармониядә яшәргә һәм кече дусларыбыз турында кайгыртырга өйрәтәбез», - ди Экология министрлыгы хезмәткәрләре. Бүген алар балалар белән бергә туган якта кышлаучы кошлар өчен азык әзерләделәр һәм аларны балалар бакчасы һәм мәктәп территориясендә элделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International