21 февральдән 3 мартка кадәр Казан халыкара дәрәҗәдәге яңа югары технологияле турнирны кабул итәчәк – «Киләчәк уеннары» тарихта беренче. Чара фиджитал форматында оештырылган – ул традицион спорт ярышларын һәм киберспортны берләштерә. Турнирда 260тан артык команда катнашачак – бу 100 илдән 2 000 катнашучы.
Виртуаль стадионда һәм чын спорт объектларында тамашачыларны һәм катнашучыларны компьютер уеннары, тамаша спорт төрләре, стрим йолдызлары һәм күңел ачу вакыйгалары көтә: 21 ярыш, 10 югары технологияле спорт мәйданчыгы, киберспорт, спорт һәм стриминг легендалары белән очрашулар, тамашачылар өчен уен һәм VR зоналары, Киләчәк шәһәренең интерактив экспозициясе, шәп призлар уйнату һәм башкалар.
Казанда «Киләчәк уеннары»н уздыруның төп мәйданчыгы «Казан Экспо» күргәзмә комплексы булачак.
«Киләчәк уеннары»н «ВКонтакте»да онлайн күзәтеп була: https://vk.com/gamesofuture. билетны рәсми сайтта сатып алырга мөмкин: https://gofuture.games/.