Азнакай шәһәрендә Экология министрлыгы инспекторлары тагын бер кар чүплеген ачыклаган

2024 елның 7 феврале, чәршәмбе

Азнакай шәһәре мониторингы барышында ТР Экология министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе экологлары Солтангалиев урамы, 20 адресы буенча рөхсәтсез кар  өеме урнаштырылуын  ачыклаганнар. Кар чүплегенең мәйданы 200 кв. м, күләме 210 куб. м.

«Жилсервис - Азнакай»  идарәче компаниясенә табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International