6 февральдә калдыклар белән эш итүне контрольдә тоту системасында эшләү буенча вебинар узачак

2024 елның 5 феврале, дүшәмбе

Росприроднадзор һәм Калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тотуның федераль дәүләт мәгълүмат системасында эшләү буенча вебинар үткәрәчәк. Семинар онлайн-форматта 6 февральдә 10:00 сәгатьтә узачак. Чара яңа кагыйдәләр белән танышу өчен үткәреләчәк. Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе Светлана Радионова, «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесе генераль директоры Максим Погодин һәм «Федераль экологик оператор» федераль дәүләт унитар предприятиесе  генераль директорының I һәм II куркыныч класслы калдыклар белән эш итү өлкәсен көйләү буенча урынбасары Наталья Кривенко платформа белән ничек эшләргә һәм системада мәгълүмат бирү тәртибен бозган өчен административ җаваплылыкка тарту механизмы турында сөйләячәкләр.

 

Катнашу бушлай, «VKВидео» платформасында сылтама буенча трансляциягә тоташыгыз: https://vk.com/video-99370764_456239162.

Белешмә мәгълүматны AOT sepkina@rosfeo.ru электрон почтасы аша алырга мөмкин.

Калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тотуның федераль дәүләт мәгълүмат системасы – I һәм II куркыныч класслы калдыклар белән эш итүне исәпкә алу һәм контрольдә тотуның бердәм цифрлы платформасы, анда эшләү 2022 елның 1 мартыннан мәҗбүри.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International