Түбән Камада берьюлы ике кар өеме ачыкланган

2024 елның 2 феврале, җомга

Түбән Кама шәһәре мониторингы барышында Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары тарафыннан 2 рөхсәтсез кар чүплеге ачыкланган. Зур чүплек – Спорт урамы,12в адресы буенча. Аның мәйданы 429 кв. м, күләме 1716 куб. м. Икенчесе  Спорт урамы, 25  адресы буенча урнашкан,   кар өеменең мәйданы – 84 кв. м, күләме – 151 куб. м.

Җир кишәрлекләре хуҗаларына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтүләр җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International