«Балалар күзлегеннән климат үзгәреше — 2024» III халыкара форумының төбәк этабында катнашуга гаризалар кабул ителә

2024 елның 2 феврале, җомга

«Балалар күзлегеннән климат үзгәреше – 2024» III Халыкара балалар экологик форумының төбәк этабы старт алды. Форум балалар һәм яшүсмерләр арасында экология, табигатькә һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт темаларын популярлаштыруга, аларның иҗади һәм волонтерлык эшчәнлегендә катнашуларын хуплауга юнәлдерелгән.

Форум өч яшь категориясендә һәм алты номинациядә ике этапта узачак. Башта эшләр төбәк дәрәҗәсендә сайлап алыначак, шуннан соң финалистлар халыкара этап җиңүчеләре исеме өчен көрәшә алачак. Форумда төрле төрдәге  белем бирү оешмалары укучылары катнаша ала

 

Конкурс түбәндәге номинацияләр буенча үткәрелә:

«Балалар күзлегеннән климат үзгәреше»;

«Экоблогер»;

«ЭкоКул эшләнмәсе»;

«ЭкоМода»;

«Экокуркынычсызлык»;

«ЭкоЮннатлар».

Сайлап алу этабы – 2024 елның 30 гыйнварыннан 29 мартына кадәр.

Финал этабы –  2024 елның 01 апреленнән 14 июньгә кадәр.

Катнашу өчен гаризалар төбәк координаторы почтасына бирелә: natalja.valeeva@ro.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International