Бүген Зәңгәр күлләрне үстерү концепциясе презентациясендә экологик сукмаклар, экокапкалар, купельләр һәм дендротерапия турында сөйләделәр

2024 елның 31 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Татарстан шәһәрләрен үстерү институты махсус саклана торган «Зәңгәр күлләр» табигый территориясен үстерү концепциясен тәкъдир итте. Ул туристлар агымын бүлү, антропоген йөкләнешне киметү һәм бу территориядә ял оештыруга бәйле чишелешләр булып тора.  2 сәгать дәвамында спикерлар, шул исәптән Татарстан экология министры урынбасары Ольга Манидичева да, заказникның киләчәге турында сөйләделәр. Ольга Манидичева сүзләренчә, махсус саклана торган табигый территорияләрне саклау – бүген иң актуаль темаларның берсе. «Татарстан Фәннәр академиясе тикшеренүләре күрсәткәнчә, соңгы ярты гасырда республика картасыннан 3133 объект юкка чыккан. Төп сәбәп – интенсив антропоген йөкләнеш.  Бүгенге көндә барлык булган мәгълүматларны системалаштыру һәм заказник территориясен һәм Зәңгәр күлләр системасын тикшерү, мәгълүматларны актуальләштерү һәм аларның хәзерге торышын бәяләү зарурлыгы бар. Бу алга таба үсеш фаразын бирергә һәм уникаль экосистеманы саклауны көчәйтү буенча кирәкле чаралар эшләргә мөмкинлек бирәчәк», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.  Бүгенге көндә, ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары буенча, җәйге сезонда 2000 гектар мәйданлы территориягә көн саен 8000 кеше килә. Күлләрнең үзенә көненә 920 кеше килә. Мондый югары антропоген йөкләнеш һичшиксез күлләрнең торышына тәэсир итә. ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов сүзләренчә, Зәңгәр күлләргә төзәтеп булмый торган зыянны учаклар һәм мангаллар, тукталышлар һәм автомобильләр китерә. 2023 елда заказник режимын бозган өчен 28 административ эш ачылган, дип билгеләп үтте спикер.

Зәңгәр күлләрнең экологик каркасы турында ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Илгизәр Зарипов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, белгечләр «Зәңгәр күлләр» заказнигы территориясендә урманнарны саклау һәм яңадан үрчетү буенча комплекслы эшләр башкара. Беренче чиратта бу – санитар-савыктыру чаралары, ликвидлы булмаган, «авария» хәлендәге, корыган агачларны җыештыру эшләре.

ТР шәһәрләрен үстерү институты концепциясе уникаль күлләрне саклап калырга тиеш.  Якын киләчәктә территориядә экологик капкалар, навигацияле сукмаклар, купельләр, тикшеренүләр өчен станция һәм башка күп нәрсәләр барлыкка килер дип планлаштырыла.

Экологик капкалар Крутушка торак массивы зонасында, М7 трассасы күпере янында һәм Зур Зәңгәр күл янында барлыкка киләчәк. Бу нокталардан сәяхәтне җәяү башларга яки велосипедны арендага алырга мөмкин булачак. Табигать һәйкәле буйлап казанлылар һәм шәһәр кунаклары күлләр һәм Крутушка арасында барлыкка киләчәк экологик сукмаклар буенча йөри алачак. Барлыгы 15 км белем бирү һәм 2 км спорт-сәламәтләндерү сукмагы, 12 км елга һәм 3 км су маршруты төзеләчәк.

Шулай ук экологик станция оештыру да планлаштырыла. Мәсәлән, Кече Зәңгәр һәм агым күлләрендә сулыкларны һәм махсус саклана торган табигый территорияне (ООПТ) күзәтәчәкләр. Аерым алганда, белгечләр гидрологик анализлар өчен су үрнәкләрен алырга һәм алар нигезендә күлләрне саклау һәм рекреацион куллану буенча киңәшләрне билгеләргә планлаштыралар.

2025 елга кадәр территориядә Казансуга күлләр кушылган урыннарда биш куркынычсыз купель җиһазландырылачак. Алар чыныгырга яратучылар өчен суның үз сыйфатларын югалтмый торган альтернатив йөзү урыны булачак. Кече Зәңгәр күлдә ике купель, Проточный күлендә – бер һәм Зур күлдә тагын икесе каралган, анда эшләр тәмамланып килә.

Казансу елгасын активлаштыру да планлаштырыла: пирслар, көймә станцияләре, елга тукталышлары һәм җиһазландырылган төшү урыннары оештырылачак. Бу күлләргә килгән туристларны елгага юнәлтергә ярдәм итәчәк.

Белешмә өчен:

Концепция ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Экология һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә эшләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International