Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында «ТАИФ-НК» АҖ вәкилләре белән очрашу узды

2024 елның 30 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстанның Экология министрлыгында экология министры Александр Шадриков «ТАИФ-НК» АҖ генераль директоры Максим Новиков белән очрашты. ВКС режимындагы эшлекле очрашуга «Ростелеком» ГАҖ вәкилләре дә кушылды.

Исегезгә төшерәбез, киң вәкиллекле йомгаклау утырышы кысаларында Экология министрлыгы «ТАИФ-НК» акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешү атмосфера һавасының торышы турында мәгълүматны автомат контроль станцияләреннән үзара алмашуны күздә тота.

Очрашуда «ТАИФ-НК» АҖдә атмосфера һавасының торышын үлчәүнең автомат чараларын сатып алу һәм урнаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Автомат үлчәү чаралары Түбән Кама сәнәгать узелының бердәм санитар-саклау зонасы чигендәге контроль нокталарда урнаштырылачак. Контроль нокталарны билгеләү атмосфера һавасының пычрануын җыелма исәпләүләр системасы нигезендә башкарылган.

Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгының мониторинг челтәрен Татарстанның иң эре предприятиеләренең 9 станциясе тулыландыра – бу «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Танеко» АҖ. Декабрьдә «Казаноргсинтез» ГАҖ станциясе эшли башлаган, ул предприятиеләрнең унынчы АСКЗА булачак һәм мәгълүматларны гомуми мониторинг системасына тапшырачак.  «ТАИФ-НК» экологик посты – Министрлыкның мониторинг челтәрен тулыландыручы 11 атмосфера һавасын контрольдә тоту станциясе булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International