Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә ел башыннан 228 мөрәҗәгать килгән. Аларның 32 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша. 67 хәбәр – «Халык контроле» системасы аша, 9 – «ПОС» кире элемтә платформасында һәм 120 хәбәр Министрлыкның элемтә каналлары аша килгән.
Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә – санкцияләнмәгән чүплекләр, шул исәптән карлы чүплекләр дә бар. Бу тема буенча 108 хәбәр килгән. Гражданнар мөрәҗәгатьләре буенча экологлар тикшерүләр үткәрә һәм рөхсәтсез кар урнаштыру фактларын ачыклый. Әйтик, узган ял көннәрендә җирле халык хәбәре буенча, Министрлыкның Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары Зәй районында рөхсәтсез кар яту урынын ачыклаганнар. Бүгенге көндә җир кишәрлегенең хуҗасын билгеләү буенча эш алып барыла.
Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча;
- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итү барышында. Әлеге телефон аша язылырга мөмкин: (843) 267-68-48.