Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучыларның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар

2024 елның 26 гыйнвары, җомга

Бүген Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы утырышы булып узды. Чарада экология министры Александр Шадриков, Совет рәисе – «ТАТАГРОХИМ» ААҖ генераль директоры Наил Гобәйдуллин, Идел буе федераль округы буенча территориаль геологик мәгълүмат фондының Татарстан филиалы җитәкчесе урынбасары Рамил Гәрәев һәм Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгының электрон сәүдә ресурслары һәм мәгълүмати куркынычсызлык идарәсе башлыгы Михаил Голованов катнашты.

Очрашу барышында Рамил Гәрәев җир асты турында геологик мәгълүмат бирү өлкәсендәге үзгәрешләр белән уртаклашты. Михаил Голованов җир асты байлыкларыннан файдалану хокукын бирү буенча аукционнар үткәрү үзенчәлекләре турында  сөйләде, шулай ук ул җир асты байлыкларыннан файдалану продукциясен алга сөрү өчен республика Маркетинг үзәгенең яңа өстәмә мәйданчыгын тәкъдим итте.

Җир асты байлыкларыннан файдаланганда җир мәсьәләләре элеккечә актуаль булып кала. Экология министрлыгы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы һәм «Җир мәгълүматлары фонды» ДБУ белгечләре катнашында киләсе киңәшмәне үткәрергә һәм хәл ителәчәк конкрет проблемалар турында мәгълүмат бирергә тәкъдим итте.

Киңәшмәдә тәкъдим ителгән презентация материаллары белән сылтама буенча танышырга мөмкин: https://eco.tatarstan.ru/informatsiya-dlya-munitsipalitetov-i.htm.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International