Чирмешән районын тикшерү барышында Татарстан Экология министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсе инспекторлары Чирмешән авылының Беренче Май һәм Таулы урамнары арасындагы автомобиль юлы буйлап рөхсәтсез кар ятуын ачыклаганнар. Карны җыю мәйданы – 200 кв.м, күләме 100 куб.м тәшкил итә.
Чирмешән районы башкарма комитетына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм бозуны бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.