экология министры урынбасары Егор Тарнавский автобус туры кысаларында «Экология» илкүләм проекты буенча Татарстан казанышлары турында сөйләде

2024 елның 22 гыйнвары, дүшәмбе

Нурлат «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафоны маршрутында беренче нокта булды. Нурлат шәһәренең Мәдәният сараенда ТР экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары Егор Тарнавский, ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова һәм район башлыгы Дамир Ишкинеев катнашында панель дискуссия узды. Фикер алышуда район активы вәкилләре, предприятиеләр, оешмалар җитәкчеләре, эшкуарлар, җирле үзидарә депутатлары катнашты.

Министр урынбасары Егор Тарнавский «Экология» илкүләм проектының әһәмиятен ассызыклады. Һәр проектның башында халыкның иминлеге тора», – диде Егор Тарнавский, Нурлат районы территориясендә экологик чараларны гамәлгә ашыруга тукталып. Бу – Кондырча елгасын чистарту һәм су белән тәэмин итүне оештыру.

Чарада катнашучылар алдында республика сәхнәсе артистлары чыгыш ясады.

Белешмә өчен:

Проект кысаларында депутатлар, министрлар һәм җәмәгатьчеләр Татарстанда актуаль темаларга панель дискуссияләр үткәрәләр, төбәкнең үсеше һәм казанышлары турында сөйлиләр. 1 мартка кадәр автобус Татарстанның 29 районында булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International