Бүген Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының йомгаклау коллегиясе кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин әйләнә-тирә мохитне саклауга зур өлеш керткән хезмәткәрләрне бүләкләде.
Республиканың экологик куркынычсызлыгын һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга, югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә керткән өлеше өчен Үзәк экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече Марина Борисовичка һәм экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү һәм экологик мониторинг идарәсе башлыгы Алия Гәрәевага «Татарстан Республикасының Атказанган экологы» мактаулы исеме бирелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау һәм табигый ресурслардан рациональ файдалану мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш керткәне өчен җир асты байлыкларыннан файдалануны лицензияләү бүлеге башлыгы Людмила Лукинага һәм оештыру эшләре бүлеге башлыгы Руслан Фәтхуллинга Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәте игълан ителде.
Күпьеллык намуслы хезмәте, әйләнә-тирә мохитне һәм табигый ресурсларны саклау эшенә зур өлеш керткәннәре, экологик куркынычсызлыкны тәэмин иткәннәре өчен күзәтчелек эшчәнлеген мониторинглау бүлегенең әйдәп баручы консультанты Ольга Камратова һәм экологик нормалаштыру бүлегенең әйдәп баручы белгече Наталья Ферапонтова Россия Федерациясе Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының «Табигатьне саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнделәр.
Коллегаларыбызны котлыйбыз һәм профессиональ эшчәнлектә алга таба да уңышлар телибез!