Бүген киң вәкиллекле йомгаклау утырышы кысаларында республиканың Экология министрлыгы «ТАИФ-НК» акционерлык җәмгыяте белән хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешү атмосфера һавасының пычрануы турында автомат рәвештә атмосфера пычрануын контрольдә тоту станцияләреннән үзара мәгълүмат алмашуны күздә тота.
«ТАИФ-НК» Түбән Кама шәһәрендә атмосфера һавасының сыйфатын бәяләячәк өстәмә стационар экологик пост урнаштырырга планлаштыра.
«Иң мөһиме – бу без сәнәгатьчеләр, табигатьтән файдаланучылар белән бергә конструктив диалог эзлибез һәм табабыз дигәнне аңлата. Безнең өчен үзара бәйләнеш мөһим. Без бергәләп ватандашларыбызның иминлеген тәэмин итәргә тиешбез. Бүген имзаланган килешү шул хакта сөйли», – диде Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков.
Исегезгә төшерәбез, Экология министрлыгының мониторинг челтәрен Татарстанның иң эре предприятиеләренең 9 станциясе тулыландыра – бу «Нижнекамскнефтехим» ГАҖ, «Татнефть» ГАҖ, «Танеко» АҖ. Декабрьдә «Казаноргсинтез» ГАҖ станциясе эшли башлады, ул предприятиеләрнең унынчы АСКЗА булачак һәм мәгълүматларны гомуми мониторинг системасына тапшырачак. «ТАИФ-НК» экологик посты – Министрлыкның мониторинг челтәрен тулыландыручы 11 атмосфера һавасын контрольдә тоту станциясе булачак.