Республика иҗтимагый экологик кабул итү бүлмәсенә ел башыннан 151 мөрәҗәгать килгән. Аларның 18 – «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы аша. 46 хәбәр – «Халык контроле» системасы аша, 4 – «ПОС» кире элемтә платформасында һәм 83 хәбәр Министрлыкның элемтә каналлары аша килгән.
Халыкны борчыган иң актуаль мәсьәлә санкцияләнмәгән чүплекләргә кагыла. Әлеге тема буенча 53 хәбәр килгән
Исегезгә төшерәбез, табигатьне саклау законнарын бозуның барлык фактлары турында түбәндәге элемтә каналлары аша хәбәр итәргә мөмкин:
- (843)267-68-67 телефоны буенча;
- eco.signal@tatar.ru электрон почтасы аша;
- интернет аша кабул итү системасына: http://eco.tatarstan.ru/rus/priem.htm;
- «Халык контроле» системасындагы «Экология» категориясенә;
- «Мәктәп экопатруле» мобиль кушымтасы буенча;
- атна саен, сишәмбе көнне уза торган гражданнарны кабул итү барышында. Әлеге телефон аша язылырга мөмкин: (843) 267-68-48.