Ел башыннан Экология министрлыгының һаваны контрольдә тоту станцияләре Казанда 70 меңнән артык үлчәү башкарган

2024 елның 19 гыйнвары, җомга

12 гыйнвардан 19ына кадәр Казанда атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тотучы автомат станцияләре тарафыннан атмосфера һавасында пычратучы матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясеннән артып китү очраклары теркәлмәгән.

Шулай ук матдәләрнең киңрәк исемлеге буенча анализлау өчен кул насосы-проба алу җайланмасы ярдәмендә пробалар алу өчен урыннарга чыгулар оештырыла. 12 гыйнварда сайлап алынган анализлар нәтиҗәләре буенча артулар теркәлмәгән. 16 һәм 18 гыйнварда алынган анализ нәтиҗәләре әле эштә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International