25 гыйнварда Татарстанның Экология министрлыгында республиканың җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советы очрашуы узачак. Чарада «Татарстан Республикасы Дәүләт заказы агентлыгы» АҖ һәм «Идел буе федераль округы буенча геологик мәгълүмат территориаль фонды» федераль бюджет учреждениесенең Татарстан филиалы вәкилләре катнашачак. Очрашу түгәрәк өстәл форматында узачак, анда җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендәге иң актуаль мәсьәләләр каралачак. Очрашуда җир асты байлыкларыннан файдаланучылар һәм маркшейдерлар катнаша ала. Шулай ук сылтама буенча ВКС режимында катнашу да мөмкин: https://mineco.ktalk.ru/ctfgrup1icau (пин коды 9753).
Чара сезнең оешма өчен файдалы булсын өчен, билгеләнгән тема буенча сорауларны электрон адреска җибәрүегезне сорыйбыз: Ulia.Tuplina@tatar.ru.
Очрашу 25.01.2024 көнне 10:00 сәгатьтә түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 75 йорт, каб. 301.