13 гыйнварда Казанда «Елки-палки» ылыслы агачларны җыю акциясе башлана. Яңа ел чыршысын сатып алган һәркем бәйрәмнәр тәмамлангач, аны алга таба эшкәртү өчен тапшыра алачак. Ылыслы калдыкларны туфракны мульчалау һәм юлларга сибү өчен кулланачаклар. Агачлар җылтыннарсыз һәм бизәкләрсез кабул ителәчәк. Чыршы, нарат һәм пихтаны 31 гыйнварга кадәр тапшырырга мөмкин булачак.
Җыю пунктлары түбәндәге адреслар буенча эшләячәк:
Җиңү Проспекты, 141 («Мега» СҮ);
Разведчик Әхмәров ур., 7;
Альберт Камалиев проспекты, 1;
- Космонавтлар ур., 3;
- Себер тракты, 13;
- Дорожная ур., 35;
- Локаторная ур., 25Б;
- Совет ур., 18;
- Тынычлык урамындагы сквер;
- Азат Аббасов, 3;
- Зорге, 77;
- Сафиуллин ур., 21;
- Ротор ур., 9;
- Җиңү проспекты, 15, 1 нче корпус;
- Зорге, 10;
- Юлиус Фучик ур., 143;
- Гадел Кутуй ур., 8;
- Дача ур., 1;
- Назарбаев ур., 60;
- Лаврентьев ур., 10;
- Ленинград ур., 27.