Ютазы районында экологлар кисәтүе буенча чүплек бетерелгән

2024 елның 10 гыйнвары, чәршәмбе

Ютазы районын тикшерү барышында Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары Урыссу авыл җирлегендә рөхсәтсез калдыклар җыю урынын ачыклаганнар. Чүпләнгән территориянең мәйданы – 875 кв.м, чүплекнең күләме 787 куб.м тәшкил итә.

Ютазы районы Урыссу авыл җирлеге башкарма комитетына табигатьне саклау законнарын бозуның ярамавы һәм чүплекне бетерү турында кисәтү җибәрелгән. Бүгенге көндә чүплек юкка чыгарылган, территория тиешле санитар-экологик хәлгә китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International