Экология министрлыгы инспекторлары Түбән Камадагы чүплек турында шикаять буенча урынга чыктылар

2024 елның 9 гыйнвары, сишәмбе

Түбән Кама халкының Төзүчеләр бистәсендә агач һәм куакларның кисеп алынган ботакларын санкцияләнмичә җыю турындагы мәгълүматлары буенча Экология министрлыгының Кама аръягы территориаль идарәсе инспекторлары урынга чыкканнар. Территорияне тикшерү барышында табигать саклау законнарын бозу факты расланган. Чүпләнгән территориянең мәйданы 144 кв.м тәшкил итә, чүплекнең күләме – 109 куб.м. Инспекторлар ачыклаганча, калдыклар электр линиясе астында агачларны һәм куакларны кисү нәтиҗәсендә барлыкка килгән. Табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуга юл куймау турында кисәтү җибәрелгән.

Шулай ук авылны тикшерү барышында инспекторлар торак йортлар артындагы канализация коесын агызу фактын да ачыклаганнар. Экологлар туфрак үрнәкләрен сайлап алганнар. Анализ нәтиҗәләре буенча пычраткыч матдәләрнең рөхсәт ителгән концентрациясе чикләреннән артып китү очрагы ачыкланмаган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International