Экология министрлыгында яңа ел алдыннан иң яхшы белгечләрне бүләкләделәр

2023 елның 25 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында узып баручы 2023 елга йомгак ясадылар һәм иң яхшы хезмәткәрләрне бүләкләделәр. Бүләкләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Шадриков тапшырды.

Күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен Россия Табигать ресурслары һәм экология министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр: Эльза Вәлиева –  Ык буе территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече, Ольга Петракова – Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенең 3 разрядлы өлкән белгече, Гөлнара Шәмсиева – мәгълүмат системалары һәм мәгълүмати-техник тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе.

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды: Татьяна Игнатова – документларның үтәлешен контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы белгече һәм Светлана Пудовкина – җир ресурсларын саклау бүлегенең әйдәп баручы белгеченә.

Татарстанның Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр: Гөлнара Вәлиева – Идел аръягы территориаль идарәсенең экологик күзәтчелекне тәэмин итү бүлегенең әйдәп баручы белгече һәм Альбина Гайнуллина – «ТР Геоүзәге» ДБУ лабораториясенең Идел аръягы бүлегенең 1 категорияле белгече.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International