Тылсымлы эльфлар, Кыш бабай һәм Кар кызы бүген экология министрлыгы хезмәткәрләренең балаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котладылар

2023 елның 22 декабре, җомга

Бизәлгән коридорлар, искиткеч костюмнар һәм матур чыршы. Бүген Экология министрлыгының төп залы тылсымлы илгә әверелде, анда балаларны Яңа ел әкият геройлары һәм чын эльфлар күңелләндерде. Балалар биеп, конкурсларда катнаштылар, яраткан җырларын җырлап күрсәттеләр. Аларга бу эштә әти-әниләре ярдәм итте. Яңа елның төп геройлары – Кыш Бабай, Кар Кызы һәм Аждаһа белән бергә балалар чыршыга ут кабызып, истәлеккә фотога төштеләр. Исегезгә төшерәбез, балалар өчен мондый яңа ел бәйрәме Экология министрлыгында ел саен үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International