Экологлар Азнакайда дүрт кар чүплеген ачыклаган

2023 елның 22 декабре, җомга

Азнакай районы территориясен тикшерү барышында Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе инспекторлары рөхсәтсез кар урнаштыруның дүрт урынын ачыклаганнар. Азнакайда Шәйхетдинов һәм Солтангалиев урамнарында кар чүплекләре теркәлгән.

Пычранган участокның гомуми мәйданы 350 кв.м тәшкил итә.

«Квартал 28» идарәче компаниясе адресына табигатьне саклау законнарының мәҗбүри таләпләрен бозуның рөхсәт ителмәве һәм җитешсезлекне бетерү кирәклеге турында кисәтү җибәрелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International