Экология министрлыгының Фәнни советында Казанның Зәңгәр күлләрен мониторинглау программасы һәм Яңа Кокшан авылында сәнәгать калдыкларын утильләштерү проекты турында фикер алыштылар

2023 елның 21 декабре, пәнҗешәмбе

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында экология министры урынбасары Ольга Манидичева рәислегендә Фәнни-техник совет утырышы булып узды. Совет әгъзалары Яңа Кокшан авылында тупланган сәнәгать калдыкларын зарарсызландыру һәм утильләштерү технологиясе буенча проект тәкъдимнәрен карадылар һәм Зәңгәр күлләр системасының җир өсте суларының сыйфатын мониторинглау һәм бәяләү турында фикер алыштылар.

Кокшан химия заводы эшчәнлеге нәтиҗәсендә 1850 елдан 1925 елга кадәр Менделеевск районы Яңа Кокшан авылыннан 300 метр төньяк-көнбатыштарак сәнәгать калдыклары барлыкка килгән. Эшләүчеләр аларны зарарсызландыру ысулын тәкъдим итә. Фәнни совет әгъзалары тәкъдим ителгән проектны фикер алышу вакытында тикшерделәр, искәрмәләр һәм тәкъдимнәр керттеләр.

Шулай ук әгъзалар Зәңгәр күлләрне мониторинглау программасын да карадылар. Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты тарафыннан программа эшләнә, аның нәтиҗәләре буенча галимнәр күлләрнең хәзерге торышына бәя бирәчәк. Мониторинг гидробиологик, гидрохимик һәм башка тикшеренүләр үткәрүне күздә тота.

Исегезгә төшерәбез, экология министры Александр Шадриков туры эфир вакытында Казанның Зәңгәр күлләрен тикшерү кысаларындагы фәнни эш турында сөйләде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча ТР Экология министрлыгы Зәңгәр күлләргә максималь антропоген йөкләнеш мәсьәләсендә фикер алышу координаторы булачак.

Утырыш ахырында министр урынбасары Ольга Манидичева фәнни-техник советның барлык әгъзаларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады һәм фәнни җәмәгатьчелеккә экология өлкәсендәге барлык проектларда актив катнашулары өчен рәхмәт белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International