Казанда Самосыр полигонын рекультивацияләү тәмамланды

2023 елның 20 декабре, чәршәмбе

Бу хакта бүген Татарстанның экология министры Александр Шадриков «Татарстан Онлайн» программасының туры эфирында хәбәр итте.

«Быел «Экология» илкүләм проектының «Чиста ил» федераль проекты ярдәмендә Татарстан картасында тагын бер тискәре йогынты объекты – Самосыр полигоны юкка чыгарылды.  2020 елдан бирле без бу проблемалы ноктаны тикшердек, ул вакытта без халыктан 300 гә якын шикаять алдык. Быел без бу объектны тапшырдык. Бу сынау проекты иде, рекультивация актив дегазация системасын кертеп гамәлгә ашырылды. Ул – киләчәк технологиясе, барлык чүплекләр дә мондый системаны гамәлгә кертү белән рекультивацияләнергә тиеш, минемчә. Хәзер чүп газы файда китерәчәк,  1,5 Мвт энергия җайланмасы инде эшли башлады. Әлеге электр энергиясе кулланылачак Казан Башкарма комитеты белән эшлибез», – дип билгеләп үтте экология министры.

Исегезгә төшерәбез, проектны гамәлгә ашыру вакыты – 2021-2023 еллар, рекультивация буенча чараларның бәясе – 872,2 млн.сум. Проект ярдәмендә 343 мең кешенең яшәү шартлары яхшыртылган.

Александр Шадриковның онлайн-эфир язмасын сылтама буенча карарга мөмкин: https://vk.com/video-85877975_456243338.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International